ДУЛА’У ф. 1) Бик каты гүелдәп, зур көч белән хәрәкәт итү яки тонык гүләү авазлары чыгару (табигать көчләре һ.б.ш. турында). Аның каравы, яңгыр куәтләнде, тоташ ташкын сыман, көймә төбен шыбырдатып, ыргып, дулап койды. М.Хәсәнов. Нәрсә ул – кызлар мәктәбе?! Язгы ташу кебек дулый-дулый да агып бетә... А.Гыйләҗев

2) Ниндидер сәбәпләр аркасында хайваннар чыгымлау, тәртәгә тибү. Сыер дуласа, аттан яман. Мәкаль. Җылкы тагын тибенде, тагын дулады. Г.Ибраһимов

3) күч. Ярсыну, ярсу, ашкыну (йөрәк, күңел һ.б.ш. турында). Китте мактап, китте мактап. Минем йөрәк шатлыктан дулады... Ф.Садриев

4) Холыксызлану. Әнисе дулады, кычкырды, әйтмәгән сүзен калдырмады. Г.Мирһади

Дулап алу Кыска гына вакыт аралыгында дулау. Инде бераз тынычланган халык агрономның сүзләреннән соң тагын дулап алды. З.Хәким

Дулап бетерү Дулаудан туктау

Дулап китү Кинәт дулый башлау. Шәвәлигә бүре очрый да, аты дулап китә. С.Рафиков. Тыныч кына утырган җирдән дулап китү

Дулап кую Кинәт кенә, аз гына дулау. Тышта җил дулап куйды

Дулап тору Берөзлексез, әледән-әле дулау. Давыл чыкса, диңгез дулап тора

Дулап утыру Әле, хәзерге вакытта дулаган хәлдә булу. Самавырның өстәлдә дулап утыруын яратам. К.Нәҗми

Дулый бару Торган саен ныграк дулау

Дулый башлау Дуларга тотыну. --- юаш кебек күренгән үгез, чит кешеләрне өнәмичә, кинәт дулый башлаган ---. З.Хөснияр

Дулый төшү Тагы да ныграк дулау; дулавы аз гына көчәю. Халык төркеме дулый төште



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә