ДУГАЛЫ с. 1) Дугасы булган. Элек-электән үк, юкка гына, дугалы йорт – догалы йорт, димәгәннәр бит. Ватаным Татарстан 2) Дуга кебек, дуга формасында. Яңа туган ай дугалы булса, давыл булыр. Сынамыш. Бик матур булган ул: түгәрәк йөз, томрап торган зур күзләр, дугалы кашлар, озын керфекләр. Сабантуй. Әлеге ташка тимер куеп карый – тимер ябышмый, дугалы магнит куя – магнит ябышып кала. Гасырлар авазы 3) Дугалап җигелгән. Сайлауга килә алмаган сырхауларның өйләренә шулай ук гармун, кызыл комачтан бизәлгән дугалы яхшы чабыш атлары белән кызыл флаглар кадап барып, күчтәнәчләр биреп, сайлатып киләләр. Ватаным Татарстан 4) физ. Дуга рәвешендә (кайбер приборларда һ.б.). Бәйрәм вакытында дугалы прожекторлар, шәмнәр, шартлаткычлар куллану, фейерверклар ясау һәм янгын килеп чыгу куркынычы зур булган башка нәрсәләрне кабызу катгый тыела. Туган як. Металлургиядә күбрәк дугалы мичләр кулланыла. Төзү материаллары |