ДУГАЛАНУ ф. Дугага охшау, дугасыман булып бөгелеп тору, дуга рәвешен алу. Аның бер башы тау итәгендәге сыек ак томанга төренгән иген кырына терәлгән, икенче башы, киң тугай аша дугаланып, Сакмар өстенә төшкән иде. Ә.Еники. Сөекле әниемнең кабере өстеннән китап рәвешендә алсу төсле җисем калкып чыкты һәм әкрен генә күтәрелә башлады. Күтәрелде-күтәрелде дә, салават күпере сыман дугаланып, күккә ашты. Ватаным Татарстан

Дугаланып китү Дугаланган булу; кинәт дугалану. 1910 елның җәендә килде Казанга Шәһит Әхмәдиев. Хәзер инде аңа егерме ике яшь. Өстә матур костюм. Уйчан йөз. Иплелек. Кара мыек. Дугаланып киткән кара кашлар. Моңсу караш. С.Поварисов

Дугаланып тору Дугаланган торыш алу; дугаланган булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә