ДУГА и. 1. 1) Ике тәртәне камытка беркетеп кую өчен, агачтан бөгеп, ярым түгәрәк итеп эшләнгән ат җигү дирбиясе. Нечкәбил аның дугасына күзен сала, теге, хәерсез кигәвен, шул дугага кунып бара, аннан ат ботына куна, һәм ат аны койрыгы белән җиргә бәреп төшерә. А.Алиш. Ат абзарлары тирәсендә тимер ходлы арбаларны көйли башладылар, дугаларга кыңгыраулар тактылар. М.Мәһдиев. Дуга өчен махсус ясалган атаклы Валдай кыңгыраулары болар. З.Зәйнуллин 2) Дугага охшап, ярымәйләнә рәвешендә бөгелгән һәрнәрсә. Гармун тавышы ишетелүгә, колаклары шәмдәй тырпая, сыны җыела, муены дуга рәвешен ала. М.Әмирханов 3) мат. Түгәрәк яки кәкре сызыкның ике нокта арасындагы өлеше. Әгәр Казан – Барда радиусы белән көньякка таба уйдырма дуга сызсак... Уфа тирәсенә барып чыгабыз. З.Мифтахов 2. с. мәгъ. Дугасыман, ярым әйләнә рәвешендә бөгелгән. Бер буйга, туры озын сызык буенча түгел, бәлки дуга яки яңа туган ай рәвешендә, түгәрәкнең яртысы рәвешендә булып тезелделәр. Г.Ибраһимов |