ДУБЛЯЖ и. фр. 1. 1) Тавышлы кинофильмның тавыш өлешен икенче телгә күчереп чыгару эше. Дубляж ясау

2) Шул рәвешле эшләнгән хезмәт (кинофильм, вакытлы басма һ.б.ш.). Редакциядә мине белүче юк икән. Газета, татар теленә русчадан тәрҗемә ителеп, дубляж буларак кына чыга. А.Расих

2. с. мәгъ. Шул ук әйберне кабатлап, икенче телдә эшләнгән. Мин, мәкаләләр күтәреп, дубляж газетага еш килгәли идем. Р.Хисмәтуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә