ДУАМАЛЛЫК и. Дуамал кешегә хас сыйфатлар; башбаштаклык, акылсызлык, кызу канлылык. Шушындый әйбәт хәзерлек мизгелен ташлап, киләчәккә ашыгу – арзанлы дуамаллык кына бит ул. М.Юныс. Бары тик үземнең дуамаллыгымнан, эшне уйламыйча эшләүдән генә арына алмадым. М.Юныс. Тик менә хәзер уйлап-хәтерләп утырам да, без, әле акыллы-тәртипле саналган балалар да, яшьлек җүләрлеге, дуамаллыгы белән әнигә күпме борчу китергәнбез. Сөембикә |