ДУАМАЛЛАНУ ф. Дуамал рәвештә, уйлап тормыйча эш итү, артык кызу канлылану, холыксызлану. Фәләхов ике аягы белән берьюлы атының касыгына төртеп куйды һәм, дуамалланып, йөгәнен кинәт уңга, елгыр кола биягә таба тартты. Р.Мөхәммәдиев

Дуамалланып йөрү Әле, хәзер, бөтен җирдә дуамаллану

Дуамалланып китү Кинәт дуамаллану. Табарсың аның җаен, бер дуамалланып китсә. Ш.Алпар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә