ДУАМАЛ с. фар. 1. 1) Алдын-артын уйлап тормаучы; бик кызу канлы, тотрыксыз холыклы. [Декан:] Бу сессияне гел «бишле»гә генә бирергә дә көчегез җитәр шикелле иде дә бит. Ә нәтиҗә ничек? Әллә нинди дуамал кеше сез, Рахманкулов. М.Юныс 2) Уйлап җиткермичә, ашыгып һәм тупас эшләнгән; артык тәвәккәл, кыю (адым, сүз, эш, хәрәкәт һ.б.ш. турында). Диңгезләргә алгысыган күңел Булып калса бары мал колы Һәм яшьлекне чолгап дуламаса Дуамал шул сөю ялкыны ---. Зөлфәт. Бер дуамал теләк күңелне кыбырсытып узды. М.Юныс 2. рәв. мәгъ. 1) Уйлап тормыйча, уйлап бетермичә; кинәт кенә, кискен һәм тупас рәвештә. Әсәрнең баш герое Ирек Сабитовның гыйбрәтле язмышы ярдәмендә язучы [Фоат Садриев] --- түрәләрнең үзләрен законнан күрәләтә өстен куюларын, дуамал кылануларын кискен фаш итә дә инде. Авыл утлары 2) диал. Бик каты, бик нык, гадәттән тыш |