ДУАДАК с. диал. 1) Ялгыз, бәпкәсе булмаган, бала чыгармаган. Чүл далада тинтерәп, Дуадактай хан калыр. Дастан
2) Өйләнмәгән, гаиләсе булмаган ир кеше; буйдак. Ул заманда дуадак булып йөргән Гарифлар да хәзер биш җанга җир чәчәләр инде. Г.Толымбай