ДРЕНАЖЛА’У ф. 1) Дренаж (1 мәгъ.) ысулы белән эшкәртү. Сазлык җирләрне дренажлау

2) мед. Шеш, җәрәхәтләрне дәвалаганда, дренаж ысуллары куллану

Дренажлап бетерү Дренажлау эшен тәмамлау, төгәлләү

Дренажлап тору Даими рәвештә, әледән-әле дренажлау

Дренажлап чыгу Башыннан ахырына кадәр, беткәнче дренажлау

Дренажлый башлау Дренажларга керешү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә