ДРЕНАЖ и. фр. 1) Җирне каналлар һәм трубалар системасы белән киптерү; җирне (сазлыкларны) киптерү системасы. Дренаж катламы чүлмәкнең өчтән бер өлешен алып торырга тиеш. Юлдаш 2) Корылмаларны, аларның фундаментларын дымланудан саклау ысуллары һәм җайланмалары. Фундамент дренажы 3) мед. Шештәге яки ярадагы үлекне махсус көпшә яки марля тасма ярдәмендә суырып чыгару эше |