ДРЕЛЬ и. нем. Агач, металл һ.б. өслеккә тишек тишү өчен кулланыла торган инструмент. Бер төркем сәхнә уртасында басып торучы председатель һәйкәлен дрель белән кубарып төшерә. Р.Батулла. Абыйсы, стенаны шул ук агач остасыннан алган дрель белән бораулап, киштәне яхшылап кагып бирде. Х.Ширмән |