ДРА’МАЛАШТЫРУ ф. 1) Нинди дә булса әсәргә драматик форма бирү, драматик рух кертү. Повестьны драмалаштыру

2) Гади генә вакыйгаларны катлауландырып күрсәтү, киеренкелеген көчәйтү. Хәлне артык драмалаштыру

Драмалаштыра бару Драмалаштыруны акрынлап арттыру

Драмалаштырып алу Кыска бер вакыт арасында драмалаштыру

Драмалаштырып бетерү Тәмам, тулаем, тулысынча драмалаштыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә