ДӨЯ и. Партояклылар төркеменнән, дөясыманнар семьялыгыннан бер яки ике өркәчле, эре гәүдәле күшәүче хайван (чүлдә яки ярым чүлдә яши); йорт хайваны буларак йөк ташу-күчерү өчен кулланыла; ите, сөте, йоны файдаланыла. Дөя дә бүләк, төймә дә бүләк. Мәкаль. Әмма дөялеләрнең берсе бик тиз аңына килеп, хәвефсезрәк тоелган арт якка борылды, әче итеп сүгенә-сүгенә, Фарукҗан тавышы килгән якка ут ачты. Т.Әйди. Болар [ыруглар] меңләгән җылкылары, яхшы нәсел дөяләре, исәпсез куйлары белән Сары Арканың киң далаларында ак тирмәләр корып, бер җәйләүдән икенче җәйләүгә үзләренең маллары артыннан рәхәт-рәхәт күчеп йөриләр иде. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә