ДӨРЛӘ’Ү ф. 1) «Дөр»гә охшаган, «дөрр» сыман тавышлар чыгару (ут, ялкын һ.б. турында). Шалаш каршында, хисләр кайнарлыгы булып, учак дөрләде. Р.Мөхәммәдиев. Ул, чак кына сулыш алып, өйдәге һәр аваз, һәр хәрәкәтне тыңлап ята башлады: кече яктагы мичкә якканнар икән, чарт-чорт иткән авазлар чыгарып, коры утын янганы, ялкын дөрләгәне ишетелә. Казан утлары

2) Тагын да ныграк яна башлау, катырак гөжләү; көчәю. Күкерт сыман тиз кабынып, дөрләп янарга кереште бәрәңге сабаклары. Р.Мөхәммәдиев

3) Керосин лампасының уты турында: ялкыны артык сузылып һәм бик сөремләнеп яну

4) күч. Бик көчле, бик нык булу. Баштарак сугыш дөрләгән яклардан кайткан бу гаиләне авыл халкы ачык йөз белән каршы алса да, соңыннан алардан бизде. Г.Гыйльманов. Әмма бер кабынган утның һаман да көйрисен, ниһаять, 1764 елда янә ялкынланып, шуңа көенә-көенә тагы ике ел яшәгәннән соң, туксан бер яшендә үлеп китәсен, восстаниенең аннан соң да елдан артык дөрлисен белми әле ул. Җ.Рәхимов

Дөрләп кабыну 1) Кинәт көчле хисләргә бирелү. Егетнең инде ашкынуы басыла, дөрләп кабынган өмете, мае бетеп килгән шәмдәй, сүнәм-сүнәм дип калтырана башлаган иде. Р.Мөхәммәдиев; 2) Бик тиз кызып китү

Дөрләп китү Кинәт дөрли башлау. Дөлдөлевичның бөтен кыяфәтенә ашкыну, рухлану төсе чыккан: халкына кайнар мәхәббәт утыннан менә-менә дөрләп китәр кебек иде ул. М.Юхма

Дөрләп тору Әле, хәзер, күз алдында дөрләү халәтендә булу. Уятырга теләп, мөгез очлары белән төрткәләде ул күз алдында дөрләп торган кешеләргә. Р.Мөхәммәдиев

Дөрли бару Торган саен ныграк дөрләү

Дөрли башлау Дөрләргә тотыну. Имеш-мимешләр янгынның үзеннән дә хәтәррәк дөрли башлады. А.Гыйләҗев. Таш кынамы?! Хәтта минем йөрәк Шул караштан дөрли башлады... Р.Назаров

Дөрли бирү Бернигә карамый дөрләү; һаман дөрләү

Дөрли төшү Бераз дөрләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә