ДӨРЛӘТҮ ф. 1) Ут кабызу, ут алдырып җибәрү

2) Тагын да ныграк итеп яндырып җибәрү

3) күч. Кузгату, уяту, торгызу (хис, тойгы, теләк һ.б. турында). Җае чыкканда рус булып кыланучы, үзләрен Иван, Пётр, Александр һ.б. дип атаучы мөселман «зыялылары» бу корылтайда иң котырынган милләтчеләргә әверелделәр һәм, шул битлек артына ышыкланып, милли хисләрне дөрләтү, эшче-крестьян властена ачыктан-ачык каршы чыгу юлыннан киттеләр. М.Юхма

Дөрләтеп җибәрү Кинәт дөрләтә башлау, дөрләп китәргә этәргеч бирү. Микәйнең хәтерендә җуела барган үткәнне, тәмам онытылган бер хыялны яңартып, яңадан балкытып, дөрләтеп җибәргән төш булды бу. Р.Мөхәммәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә