ДӨРЕСЛЕК и. 1) Чынбарлыкка туры килгән, дөрес булган хәл. Бүгенге кырыс шартларда эстрадада уңышка ирешү, халыкка танылу өчен зур акча кирәк диләр. Бу фикердә дөреслек бар 2) Хакыйкать, хаклык. Дөреслек синең ягыңда булса, кырык мең кеше каршы булса да курыкма. Мәкаль. Бу көрәштә кайвакыт батыр каһарманнар һәлак тә була, ләкин нәтиҗәдә яшәү – үлемне, яхшылык – явызлыкны, дөреслек ялганны, хыянәтне җиңә. И.Юзеев |