ДӨРЕСЛӘ’Ү ф. 1) Билгеле бер нәрсәдәге (сүздәге, язудагы һ.б.ш.) хатаны, кимчелекне, ялгышны төзәтү. Ә икенче мин, хаталарга нигә күз йомарга, адәм баласы гөнаһлардан хали түгел бит, бергәләшеп төзәлик, төзәтик, ди. Безнең гәҗит

2) Дөрес, төгәл итеп кую, дөрес эшләтә башлау. Сәгатьләрне дөресләп тә булыр, Тик «дөресләп» булмас вакытны. Ф.Яруллин

3) Билгеле бер нәрсәнең дөрес булуын раслау, дөреслеген дәлилләп күрсәтү. [Хат язучы:] Шуның белəн хəбəр итмəк булдык үзебезнең исəн-сау торуыбызны. Һəм дə дөреслим синең хатыңны алганлыгымны. Ш.Мөдəррис

4) Дөрес дип тану, раслау. Сихер йөртеп, әби шуны белде, кара карт та, әбинең төшенә кереп, шул хәбәрне дөресләде: кызы, әбинең сихерен алып, мәңге яшәсен өчен, берәр егетнең канын эчеп, тәнен тулысынча ашап бетерергә тиеш иде. Х.Әбделмәнов

Дөресләп бару Һәрберсен бер-бер артлы дөресләү. Авызында гел Коръән сүзе, артыгын сөйләшмәс, һәр кылганын дин белән дөресләп барыр [егет]. Р.Рахман

Дөресләп бетерү Барысын да дөресләү; ахырга кадәр дөресләү. Корректор бар язманы да дөресләп бетерде

Дөресләп җибәрү Дөрес юнәлеш бирү; бер тапкыр дөресләү. [Тимери] алтын битле стена сәгатен дә Кремль сәгате белән генә дөресләп җибәрә иде. Г.Бәширов. Хәйрулла абый исә вакыт-вакыт кушылып ала, өстәп, төзәтеп, дөресләп җибәрә ---. Р.Миңнуллин

Дөресләп карау Дөресләргә тырышу. Өсте аска әйләндереп куелган рәсемне бала, иелеп, аяклары арасыннан «дөресләп» карый. Ш.Галиев

Дөресләп кую Дөрес итү; төзәтеп җибәрү. [Нуриев:] Мин репетициягә ашыга идем, дөресләп куярга вакытым булмады. Р.Батулла. Аяз хатынын дөресләп куйды. Р.Галиуллин

Дөресләп тору Һәр очракны, һәрберсен дөресләү. [Ярлы аучыга:] Мин ни генә әйтсәм дә, син дөресләп торырсың, яме. Әкият

Дөресләп утыру Әле, хәзерге вакытта дөресләү. --- күпне белгән кеше төсле, «әйе, әйе, әлбәттә, шулай» дип, дөресләп утырган булам. М.Әмир. [Hасри:] Синең дә дөресләп утыруың кирәк түгел. Ш.Камал

Дөресләп чыгу Башыннан ахырына кадәр, берсен дә калдырмый дөресләү. --- зинһар өчен, --- үзең, үз кулың белән чагыштырып, дөресләп чык. М.Җәлил

Дөресли бару Һәрберсен, булган берсен бер-бер артлы дөресләү. Авыр-авыр сулады да ахирәтенең барлык сүзен дөресли барды. А.Алиш

Дөресли башлау Дөресләргә керешү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә