ДӨР, ДӨРР иярт. 1. Ишле төркем дәррәү хәрәкәт итә башлаганда, учакта ут кабынганда һ.б.ш. очракларда калтыраулы тонык тавышларны белдерә. Печән кыштырдатып торган атлар да «дөр» итеп сискәнешеп, кайберләре сикереп үк киттеләр. Ш.Камал. Класс «дөр» килеп аягүрә торды. Ә.Фәйзи. [Кошлар] Куркынып, «дөр» итеп очып, югары күтәреләләр. Ш.Әхмәдиев 2. рәв. мәгъ. Шундый тавышлар чыгарып ◊ Дөр кубып (кубу) Арта барган дөбердекле тавышлар чыгарып килү. Күп малайлар һәм яшьләр дөр кубып [мәчеттән] чыгып киттеләр. Г.Газиз. Ул арада өйалдына, дөр кубып, бер көтү малайлар килеп тулды |