ДӨПЕЛДӘ’Ү ф. 1) Берәр нәрсә бәрелгәннән, орынганнан, төшкәннән һ.б.ш. ишетелгән тонык тавышлар чыгару. Бик ерактагы тракторларның атлар туктагач кына ишетелә башлаган тигезле-тигезсез дөпелдәүләре шул хыялый болыт стеналарына ниндидер серле таяк белән дөбердәтеп торган шикелле булып тоела. Г.Гобәй 2) Дөп-дөп итү, дөп-дөп килү. Ул да түгел берьюлы әллә ничә дөңгер дөпелдәргә тотынды: олы чирү, кара болыт булып, Нугай юлына таба кузгалды. Җ.Рәхимов 3) күч. Бик нык тибү, кагу (йөрәк); дулкынлану. Алдагысы нәкъ Фәрит шикелле дөп-дөп дөпелдәп бара. Г.Гобәй. Шундый тын, ихлас белән тыңласаң, пароходның дөп-дөп дөпелдәп баруына хәтле ишетелә, гүя ул Иделдән түгел, әнә шуннан гына, инеш буйлап кына узып бара. Г.Гобәй Дөпелдәп тору Бертуктаусыз дөпелдәү Дөпелди башлау Дөпелдәргә тотыну. Шул [«Яшел урам» дип язылган] калайны күргәч тә, егетнең йөрәге ничек дөпелди башлаганын белсәгез икән. Р.Мөхәммәдиев Дөпелди бирү Бернигә карамастан дөпелдәвен дәвам итү Дөпелди төшү Бераз дөпелдәү |