ДӨПЕЛДӘТҮ ф. 1. 1) «Дөп-дөп» иткән тавышлар чыгару. Ул, дөпелдәтеп, Исмәгыйльнең аркасыннан сөйде... Д.Бүләков

2) Дөмбәсләү, суккалау, бәргәләү. Зур гәүдәле ике егет дөпелдәтеп киткән иде Алмазны. Мәдәни җомга

2. дөпелдәтеп рәв. мәгъ. Бик каты итеп, дөпелдәгән тавыш чыгарып. Ул һәрбер «гөрләүче»нең аркасына «шап» иттереп китереп суга, ә тегесе: «Ай, авырттырды! Саҗидәдер бу!» – дип танып ала да, аны аркасы белән идереп, бар көченә дөпелдәтеп суга иде. М.Галәү. – Бар бит әле дөньяда яхшы кешеләр, – диде әни, бәрәңгесен дөпелдәтеп басма алдына куйгач. Ф.Шәфигуллин. Ул ачуыннан идәнгә лач иттереп төкерде дә, ишекне дөпелдәтеп ябып, каядыр чыгып китте. Кызыл таң

Дөпелдәтә башлау Дөпелдәтергә тотыну. Шуңа күрә йөрәк тибеше, күкрәгенә генә сыешмыйча, ике як баш миен дә дөпелдәтә башлады, саңаклары тартышып-тартышып куйды. Татар әдипләре

Дөпелдәтә төшү Тагы да бераз дөпелдәтү

Дөпелдәтеп кую Бер тапкыр дөпелдәгән тавыш чыгару

Дөпелдәтеп тору Бертуктаусыз дөпелдәтү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә