ДӨ’П-ДӨП ИТҮ ф. «Дөп» иткән тавышлар чыгару. Төлке артыннан Кәҗә дә дөп итеп сикереп төшә. М.Гали. Даладагы көлү-сөйләшү тукталды, каты, ашыгыч баскан атның, дөп-дөп итеп килеп, якында туктавы ишетелде ---. Г.Ибраһимов. Дөп итеп, якында бер алма өзелеп төште. И.Гази



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә