ДӨП, ДӨП-ДӨП иярт. 1. 1) Нәрсә дә булса бәрелгәндә, орынганда, тавышланып, шапылдап төшкәндә һ.б.ш. хәрәкәтләр вакытында ишетелгән тонык тавышны белдерә. Аларның «дөп-дөп», «дың-дың» ритмнарыннан биш минуттан баш чатнарга тотына. Безнең гәҗит 2) Атлаганда, чапканда яки йөрәк каты типкән вакытта барлыкка килгән тавышны белдерә. «Тук-тук»: бу − төнге эштән лирик геройның күршесе кайта; «дөп-дөп»: заводка юнәлгән шофёр; «тек-тек»: җиңел сөякле радиомонтажчы кызлар атлый. Фән һәм тел. Мин уяндым – йөрәк тагын дөп-дөп, дөп-дөп, дөп-дөп... Казан утлары 2. рәв. мәгъ. Шундый тавышлар чыгарып. Алкышлар тынып та бетмәде, Натан дигәннәре, кечкенә күн итеге белән дөп-дөп атлап, сәхнәгә менеп тә җитте. Г.Бәширов. Мотор гүләве тоныклана, йөрәкнең дөп-дөп типкәне ишетелә сыман. Р.Мулланурова. Баштарак, әрнешеп, уттай янган беләкләре, ботлары берни тоймас булдылар, чигәсендә, чүкеч белән дөп-дөп суккандай, кан тамыры сулкылдады. Д.Булатова 3. и. мәгъ. Шундый тавыш. Поезд дөп-дөбе ишетелмәс булгач, мине тәмам курку алды. Г.Гобәй 4. дөп тә дөп хәб. функ. Эш-хәрәкәтне «дөп» сыман тавышлар чыгарып башкару. Дошман аэропланнары килеп чыктылар да – дөп тә дөп!.. Бомба ташлый башладылар. Т.Гыйззәт. Тау башында дөп тә дөп – алкыш куба: «Хуш киләсез... мәрхәба! Урра... уррра!!!» Ш.Бабич |