ДӨҢГЕР иярт. 1. «Дөң» сыман дөбердәү катнаш тавышны белдерә 2. рәв. мәгъ. Шундый тавышлар чыгарып 3. и. мәгъ. иск. этн. Төрле сигналлар бирү өчен кулланылган, каты күн тарттырылган түгәрәк кысадан гыйбарәт уен коралы; төңгер. Абдулла ни дип тә җавап кайтарырга өлгермәде, кояш баешындагы Кичү кальгасы яклап дөңгер сукканнары ишетелде, атлар пошкырган тавышлар килгәндәй булды. Җ.Рәхимов. – Дәф, думбра, дөңгердә уйнаучылар күренә башлады, – ди ул. Ватаным Татарстан |