ДӨНЬЯЛЫК и. Чынбарлыктагы тормыш, яшәеш; җәмгыять тормышы; киресе: ахирәт. Дөньялыкта авыр булса булыр, Ахирәттә килер җиңелгә. М.Гали. Сез бит балагызны мулла ясарга түгел, дөньялыкка ярый торган кеше ясарга, укымышлы, һөнәрмәнд кеше ясарга укытасыздыр. Ә.Фәйзи. Алла башка берәүне моның өчен --- җәһәннәмдә яндырыр иде. Ә моңар әнә җәзаны дөньялыкта биреп бетерә. Г.Гобәй |