ДӨНЬЯВИ с. гар. Дингә, руханиларга, мәчеткә мөнәсәбәте булмаган; реаль, чынбарлыктагы күренешләргә һәм фактларга мөнәсәбәтле. Хәзрәт, Коръән укып, дога кылып беткәннән соң, --- сүзен дөньяви тормышка борып җибәрде. М.Гафури. Эзләнү белән еракларга газиз күңелем оча, Сызлану белән кулымнан дөньяви шөгылем оча. Ш.Бабич. Вакыт-вакыт кем дә булса бик ихтирам белән генә Әрали ишанга дини һәм дөньяви эчтәлекле сорау белән мөрәҗәгать итә икән. Э.Касыймов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә