ДӨНЬЯ и. гар. 1. 1) Материянең бербөтен тәшкил иткән барлык формалары; җиһан 2) Галәмнең аерым бер өлеше, планета. Ләкин болар һәммәсе дә каядыр икенче дөньяда, болытлар өстендә ишетелгән иде. Г.Бәширов 3) Җир йөзе, анда булган терек һәм терек булмаган нәрсәләрнең барысы. Тайга зур ул, тайга – иркен дөнья, Ярымшарның хәтта яртысы! Ш.Маннур. Атасы Әхмәтсафа агай, саран булмаса да, малның кадерен белүче һәм дөньяның үгез мөгезендә вә балык өстендә торуына иман китерүче борынгы бер кеше иде. Ш.Мөхәммәдев. Чүл һәм үсемлекләр, йолдызлар һәм бүреләр, арыклар һәм коелар, кышлак тормышы һәм үзенең егет чагы, яңа туган бәрәннәрне саклау һәм учак тергезү, чаяннар һәм ташбакалар турында – дөньяның үзе белгән барлык серләрен әңгәмә итә иде ул. Т.Әйди 4) Безне чолгап алган бар табигать, мохит. Май айлары, Бөтен дөнья яшел киемнәргә киенгән. Һ.Такташ. Бөтен дөньяны мамыктай йомшак яшь кар белән ап-ак итеп сылап куйган иде. Ә.Еники. Дөньяда юкны түгел, дөньяда булырга тиешлене, дөньяга кирәклене эшлиләр, кыскасы, гадәттә эшләнә торган эшне генә эшлиләр. Ф.Хөсни 5) Табигатьнең, тереклекнең аерым бер тармагы, өлкәсе. Киң кырга, саф һавалы үсемлекләр дөньясына килеп чыккач, үземне мин бөтенләй башкача хис иттем. З.Бәшири. Ул утка сентябрьнең өлгергән әремен сындыргалап салсаң, шул вакытта Чөн аръягыннан, башкорт ягыннан, зур кызыл табак булып ай да күтәрелсә, күлләр дөньясында сихри тормыш башлана. М.Мәһдиев 6) Җирдә яшәүче һәм яшәгән барлык кешеләр; кешелек җәмгыяте. Шуның белән мин укуымны да ташладым, бөтенләй дөнья кызы булып киттем. Ф.Әмирхан. Дөнья бу, улым. Ә дөньяда кылган игелек югалмый. Р.Мөхәммәдиев. Син әле саф, сабый, Әшәкелек күреп, дөньяны тарсынма, Өйрәтә алырсың барсын да, Сафлыкка, Намуска, Хаклыкка – Яхшылыкларның барсына, барсына. С.Хәким 7) Җәмгыять төзелеше; иҗтимагый система. Кузгал, уян, ләгънәт ителгән Коллар һәм ачлар дөньясы. Интернационал. Эшчеләрнең көчле протестлары Калтыратты капитал дөньясын. М.Гафури 8) Кешеләр тормышы, яшәеше, гомумән көнкүреш. Авыр ялгыз хатынга, бик авыр әлле-мәлле дөньясын алып баруы. Ф.Сафин 9) Җәмгыять тормышының, иҗтимагый чынбарлыкның, эшчәнлекнең бер өлкәсе. Моны без үзебезнең кечкенә дөньябыз галәмендә дә күрәбез. Ф.Әмирхан. Мин дә кермәкче буламын шул иҗат дөньясына. Н.Исәнбәт 10) Аерым бер иҗтимагый төркем, кешеләр даирәсе. Мәдрәсә гадәте буенча монда йөрүдән манигъ булмаганга, шәкерт дөньясы, бары бергә кузгалып, шул мәйданга таба агыла. Г.Ибраһимов. Бүлмә ишеген бикләп чыгып китәм кырга, урамга, ачлар арасына, туклар дөньясына, тормыш симфониясен тыңларга. Һ.Такташ. Тәрәкъкый өчен көрәш вакытында, гомумән, шәкертләрне мәдрәсәдән куу татар дөньясында безнең исемгә зур тап төшерәчәк. Ә.Фәйзи 11) юг. Хисләр, һәртөрле кичерешләр, күзаллаулар белән бәйле психик халәт. Шулай да болары аның читтән караганда күзгә ташлана торганы гына. Ә бит әле аның, шул тышкы бизәкләре өстенә, тагын күзгә күренми торган эчке дөньясы – күңеле бар. Ф.Хөсни. Карчыкның соргылт күзләре сагыш белән томаланды, моңсу уйлары рәхәт истәлекләр дөньясына алып киттеләр. Г.Бәширов. Бертөрле уйлар дөньясыннан икенче төрле уйлар дөньясына, күктән җиргә сикергән шикелле, сикерергә туры килгәндә, кемнең генә күңеле дулкынланмас икән. И.Гази 12) дини Кешенең үлгәнчегә кадәр гомер иткән урыны; дөньялык; киресе: ахирәт. Болай булгач, инде ни дөньяң, ни ахирәтең. Ш.Мөхәммәдев. [Мәрьям Зәйнәпкә:] Сез, өч көнлек дөнья өчен, бөтен ахирәтне онытасыз. Ф.Әмирхан. Син – бу дөньяның түгел, оҗмахта хурлар сазы син, саф, матур, моңлы авазларның бөек остазы син – скрипка. Ш.Бабич 2. с. мәгъ. күч. сөйл. Искиткеч күп; бик зур. Моның өчен Гафият дөнья кадәр тавыш чыгарды. И.Гази. Атларга бер солы көлтәсен артык биргән өчен дә дөнья чаклы тавыш куптара торган адәм. Г.Ибраһимов 3. рәв. мәгъ. күч. сөйл. Чиксез, гаять күп. Сараеңа дәүләт яусын, поты белән, йөге белән, тау-тау, дөнья-дөнья! Д.Аппакова ◊ Дөнья аныкы Үзеңне бик бәхетле хис итү турында. Дөнья ачылу Кемгә дә булса тормыш-яшәеш аңлашыла башлау, нәрсәне дә булса аңлау. Шулай итеп, аларның икесе өчен дә өр-яңа дөнья ачылды. Г.Гыйльманов. Дөнья әйтү Акыллы сүзләр сөйләү, төпле киңәшләр бирү турында. Дөнья бабай Тормыш мәшәкатьләре, борчулары һ.б.ш. турында әйтелә. Дөнья бабай барсына да өйрәтте акрынлап, Аллага шөкер... Авыл утлары. Дөнья байлыгы Бик зур байлык. Сөембикәле Кремль – дөнья байлыгы. Дөнья басу 1) Картаю, картаеп хәлсезләнү; 2) Тормыш авырлыгына бирешеп, күңел төшү, дәрт сүнү. Тәүге мәлләрдә күкрәк киереп дәртләнеп йөргән ир белән хатынның бераз бөрешеп калуын күрүчеләр дә моңа артык әһәмият бирмәделәр: «Боларны да дөнья басты», – дип кенә куйдылар. М.Кәбиров. Дөнья бәясе Бик кадерле, кыйммәт. Дөнья бәясе кеше иде. Асыл кеше иде [Сарьян]. Г.Бәширов. Дөнья бәясе торырлык к. дөнья бәясе. – Дөнья бәясе торырлык! – диде аңа [Габдерахманга] җирән сакаллы, олы гәүдәле хирург ир, саф татар телендә. Ф.Яхин. Дөнья безнеке к. дөнья аныкы. – Бүген – тарихи көн. Талкыш халкы христианлык кабул итә! – дип очынды Васька. – Гулять итәбез! Дөнья безнеке! С.Зыялы. Дөнья белән исәпләшмәү Тормыш-яшәеш нормаларын, кагыйдәләрен үтәмәү, аларны бозу. Дөнья белән саубуллашу Үлү. Шулай айлар-еллар айнымый эчеп, ахыр чиге якты дөнья белән саубуллашты. Ватаным Татарстан. Дөнья бетереп 1) гади с. Бөтен көчкә, бөтен тавышка, бик нык (кычкыру һ.б.ш. турында). Иптәшләрең дөнья бетереп котыралар, син авыз тутырып ашап утыр, имеш. Р.Хафизова; 2) Бер җирне дә калдырмый, бөтен җирдән (эзләү турында). Дөнья бетереп, мине эзләп йөргәннәр. Р.Миңнуллин. Дөнья бетү дини Кыямәт җитү, ахирәт башлану. Артык бернәрсә калмый шуның белән, дигәнең төгәлләнде; дөнья бетте, җир, күк каядыр югалды, үзең онытылдың. Г.Ибраһимов. Дөнья бозу 1) Кемнең дә булса тормышын болгату, яшәргә комачаулау; 2) Нәрсәгә дә булса чуалыш, буталчыклык кертү; начар мохит (атмосфера) тудыру. Дөнья бозылу Тормыш-яшәеш начар якка үзгәрү. Мәйханәдән чыккан мужиклар сөйләшеп торалар. Ак икмәккә май итеп ягарлык татлы көннең борынына сасы тәмәке төтене очырып, арадан берсе әйтеп куя: – Бозылды дөнья! – Бозылды, бик бозылды! – ди икенчесе. Ф.Яхин. Дөнья болгату Барысын да бутап, бозып күрсәтү. Ә шул ук вакытта, үзен милләт хадиме дип санаган агай-эне (ни аяныч!) өч хәрефкә койрык ялгамакчы булып мәш килә, «татармы без, болгармы?» дип дөнья болгата, дини китапчыклар белән спекуляция ясый... М.Вәлиев. Дөнья бу «Акылыңа кил, хыял белән яшәмә» мәгънәсендә. Ач күзеңне – дөнья бу! Дөнья бутап йөрү к. дөнья бозу. Дөнья бутау к. дөнья бозу. Кырык яшьтә дөнья бутап, Илле яшендә үлгән. Шәһри Казан. Дөнья газабы күрү Гомер буе газап, мәшәкать, кайгы-хәсрәт күреп яшәү. Дөнья газабы тату к. дөнья газабы күрү. Дөнья газабы чигү к. дөнья газабы күрү. Дөньяга килү Туу, барлыкка килү. Беренче кар төшәр алдыннан, бер ир бала дөньяга килгәч, икесенең дә башлары күккә тиде. И.Гази. Хәзер инде яңа гына дөньяга килгән яшь үсемлекнең битен юарга шифалы бер яңгыр да кирәк иде. Г.Бәширов. 12 нче елда Сарман авылында алар дөньяга килгәндә, аларны беркем дә авызга алмады. Һ.Такташ. Дөньяга сыймау Артык һавалы кылану, үзен башкалардан өстен санау. Нәселдән үк зур бай Бикмөхәммәтев, театрга кергәндә үк исерек булып, тирә-ягына унлап яраннарын җыйнаган, дөньяга сыймыйча йөри. Ш.Камал. Син үзеңне дөньяга сыймас кебек тоткан идең, – Биш карыш җиргә сыярсың, тотса мәскәүләр якаң! Ә.Исхак. – Әй сез, кыргыннар! Нәрсә җитми тагын сезгә, әллә маегызга чыдаша алмыйсызмы, нигә дөньяга сыймыйсыз? – дип, аларга кычкыра башлый. М.Гали. Дөньяга чыгу 1) Халык арасына чыгу, кешеләр белән аралашу, мәшәкатьләренә керешү, иҗтимагый тормышның берәр өлкәсендә турыдан-туры катнашып китү. Бу ел бер мишәр, бөтен Европа дәүләтләренең икътисади хәлләренә зур бер инкыйлап ясаучы булып, дөньяга чыгарга теләп карады. Ф.Әмирхан. Ул герман сугышында яраланып, Петроградта яткан... Патшаны төшергән көннәрдә, терелеп, дөньяга чыккан. Г.Ибраһимов; 2) Басылу (китап һ.б. турында). Шулай итеп, ул әсәр Казандагы китап бастыручы бай Кәримовлар тарафыннан тик 1900 елда гына дөньяга чыгарыла. М.Гали. Дөньяга энә күзе аркылы карау Вакчыл, юк-бар өчен дә тавыш-гауга күтәрә торган. Бигрәк тә аларның бик күбесе – дөньяга энә күзе аркылы гына карый торган каты куллы хәзрәтнең һәм дөньяны чапан астыннан гына күргән бер бала җанлы абыстайның «әлли-бәлли итәр бу, Бохарага китәр бу» диеп тирбәтеп үстергән баласы. Җ.Вәлиди. Дөнья гизү Сәяхәт итү, әллә кайларга бару, Җир шарының әллә кай җирләрендә булу. Шушы ватык кулымны сөйрәп, туган-үскән җирем дип, Байтирәккә кайтыйммы, әллә безнең совет иле киң бит әле, кайда да сыенырга урын табармын дип, дөнья гизәргә чыгып китимме? Г.Бәширов. Дөнья гүзәле Дөньяда беренче чибәр; чибәрлек алиһәсе. Ирина Шәрәпова «Дөнья гүзәле – 2010» бәйгесендә катнашырга әзерләнә. Юлдаш. Дөньядан китү Үлү, вафат булу. Дворкадан алып кайткан бәләкәй көрән ат ботына тибеп имгәткәч, инде бөтенләй әдәм төсле яши алмады, сырхап-сырхап, дөньядан китте, мескен. Ш.Камал. Дөньядан кичү к. дөньядан китү. [Габдулла Тукай] Милләтенең яшь буыннарына бетмәс-төкәнмәс зур бер дәүләт һибә итеп, дөньядан кичте. Г.Рәхим. Дөньядан күчү к. дөньядан китү. Аннан соң Хәким Сөләйман дөньядан күчте. Кол Шәриф. Дөньядан үтү к. дөньядан китү. Бичаракаем, адәмнән болай акыллырак күзләре белән һәркемгә мөлдерәтеп карап, бер атнага якын ыңгырашып ятты да җомга көн иртә белән сәгать унда дөньядан үтте. Г.Ибраһимов. Дөньядан югалу Нәрсәдер уйлап, нәрсәгә дә булса бик бирелеп, ваемсыз булып йөрү. Шул авыр, тирән моң мине басты, үзе дә, ахры, дөньядан югалгандыр, мине күрми үтте. Г.Ибраһимов. Дөнья җәһәннәме 1) Бик үк тыныч булмаган, ыгы-зыгылы урын. Чөнки «Мәдрәсәнең почмагы – бу дөньяның оҗмахы» дигән сүзнең бу мәдрәсәләргә тугры килмәгәнлегене аңламыш, бу мәдрәсәне «дөнья җәһәннәме» дия инанмыш иде. З.Һади; 2) Бик ерак дип фаразланган, әллә кай җир. Дөнья җимерелмәс «Берни дә, бернинди куркыныч та, зарар да булмас» мәгънәсендә. Дөнья җимерелү Бар да начар булу, яшәүнең кызыгы бетү. Дөнья җимереп 1) Шәп итеп. Кичәге приказчик, талчукчы малайлар, бүген карасаң, спекуляция белән дөнья җимереп баеп яталар. Ш.Камал. 2) Бик каты, ташкын булып. Ләкин ары-бире карангаласам да, андый нәрсәләр күзгә күренмәде, халык берсе өстенә берсе утырып, урын өчен талашып, дөнья җимереп баралар. Һ.Такташ. Дөнья җитү к. дөнья тигезләнү. Дөнья йөзе 1) Җир өстендәге тереклек. Килде көннәр, исте җилләр, нинди сулар акмады, Якты ирек көне килде, дөнья йөзен пакьлады. Г.Камал. Мин барам, әлбәт, барам; Бармасам, дөнья йөзе булсын харам. Г.Тукай; 2) Кешеләр арасы. Әнкәсе, акылыннан шашып, көн-төн елый: «Ил алдында мине хур итте, дөнья йөзенә күренерлегем калмады», – ди. Г.Ибраһимов. Дөнья кадәр 1) Бик күп; 2) Бик зур. Дөнья кайгырту Дөнья мәшәкатьләре турында уйлау, мал-мөлкәт өчен тырышу, гомумән дөньяны алып бару, дөнья көтү. Килен бүрәнә өстендә дөнья кайгыртып утырганда, Вәлекәй карт белән Сәләхи шулай сөйләшеп утырдылар. Г.Толымбай. Дөнья каруны гади Бик саран кеше. Дөнья киң 1) «Дөньяда син генә түгел, анда һәртөрле нәрсәләр дә, кешеләр дә җитәрлек» мәгънәсендә; 2) «Дөнья иркен, дөньяда яшәү рәхәт» мәгънәсендә. Син шулай коллыкта йөрсәң, дөнья киң булмас сиңа ---. М.Гафури. Дөнья кичерү Яшәү, гомер итү. Иң ахыр барып, күпер башларында, басу капкасы буйларында чүплекләргә, тиресләргә салынган балчык өйләр, корымлы читән куышлар, үзләренең кайгылы йөзләре, сәләмә кыяфәтләре, бураннарга каршы тора алудан өмет өзгән бер хәлдә дөнья кичерәләр. Г.Ибраһимов. Дөнья корткычлары Җәмгыятькә зыян салучылар, җәмгыятьне таркатучылар. Дөнья кору «Башлы-күзле булып» яши башлау. Шул вакытта язылган «Ак майларда ак вәгъдәләр» безнең гаилә бәйрәме уңаеннан туган җыр булды. Әйбәт итеп дөнья корып яшәп киттек. Кәеф ничек? Дөнья көтә белми торган Тәҗрибәсе булмаган, тормышны алып бара белми торган. Дөнья көтү Яшәү, гомер итү; тормышны (хуҗалыкны) алып бару. Егерме биш яшьләремдә фәкыйрь генә бер кешенең кызына өйләнеп, үз алдыбызда дөнья көтә башладык. Ш.Камал. Бу сугышларны бетерәм дә, авылга кайтып, яңа дөнья көтә башлыйм, элгәреге үчне кайтарам: боярдан басып алган җирләрне мамык кебек йомшартып, кадерләп сөрәм, чәчәм дә адәм кебек көн итәргә тотынам, ди торган иде. Г.Ибраһимов. Дөнья кубару Шау-шу, тавыш-гауга күтәрү, буталчык итү. Кешеләр тыныч кына йон ятышынча сөйләгәндә, сиңа сүз әйтергә ярамый, дөнья кубара башлыйсың. Ш.Камал. Дөнья кубу Бар нәрсәнең асты-өскә килү. Дөнья купты, минсиңайтим! Билләһи менә, карчыктан сорагыз, ышанмасагыз. Ш.Камал. Дөнья куптару к. дөнья кубару. – Менә ул карарны болар сүзенә карап бозганнар, – диде Нәгыйм, – хәзер дөнья куптармакчы булалар: доклад, концерт, тагын әллә нәрсәләр. Ш.Камал. Дөнья куу сөйл. Мал табу, тормышны алып бару өчен тырышу. Шуны куарга, онытырга теләгәндәй, сүз башлыйм: – Һаман дөнья куасыз инде, ә? – Юк шул, улым, дөнья безне куа башлады инде. Р.Мөхәммәдиев. Байдан чыгып, үз тирмәсенә атлау белән, аның җаны әрнеп китте: ул алтмыш ел дөнья куды, Ходайга: «Мал да бирче, бак та бирче!» – дип, моңлык кылды. Г.Ибраһимов. Дөнья кую к. дөньядан китү. Күп тә үтми дөнья куйды әнкәсе, Тулды күңелем, ничек итеп әйтәсе. Г.Тукай. Гасимә апаң гына дөнья куйды. М.Гафури. Сугыш бетәргә аз гына калгач, Сафый дөнья куйды. Г.Гыйльманов. Дөнья күкрәтү Бик каты тавышлану, шаулау, шат, күтәренке күңел белән сөйләү. Ләкин көннең иң һәйбәт, кызу вакытында зур өметләр баглап, дөнья күкрәтеп җыр-көй белән тартылган бу ау шатландырмады. Ш.Камал. Дөнья күргән Тәҗрибәсе зур, күпне белгән. Дөнья күргән кешенең сүзләреннән гыйбрәт алып, баш кагып тыңлады егет. Р.Мөхәммәдиев. Аның хуҗасы – дөнья күргән мәрхәмәтле кеше, сезгә яхшы бер бүлмә бирер, бик рәхәт, тынычлап ятарсыз, ял итәрсез, агай-эне бар да шунда, күрешерсез, сөйләшерсез. Ш.Мөхәммәдев. Ул башта, дөнья күргән, күпне белгән адәм дип, Сабирдан тартыныбрак торса да, моның һәр турыда ачыктан-ачык бәргәнен күргәч, берьюлы үзенең Җаббарлыгына төште дә, табам, үзем табам дип, бөтен тирә-якның кызларын саный башлады. Г.Ибраһимов. Дөнья күрү 1) Күп җирләрдә булу, сәяхәт итү. Бабайның сүзләрен бик җентекләп тыңлап яттым; үземнең дә аның шикелле йөрисем, аның шикелле дөнья күрәсем, мәшәкать чигәсем килә башлады. М.Гали; 2) Басылып чыгу (китап һ.б.ш. турында). Казанның «Шамил» мәчете имам хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдиннең «Бәхетлеләрнең серләре» дигән яңа китабы дөнья күрде. Дөнья күтәрү к. дөнья кубару. Партер көчлерәк итеп кул чапты, галерка исә дөньяны күтәрде. Ш.Камал. Дөньялардан имансызлар үтим Сүзенең дөреслеген раслау өчен, карганып әйтелгән сүз. Ялган булса, ике күзем чәчрәп чыксын, дөньялардан имансызлар үтим! Г.Бәширов. Дөнья малы Тупланган мөлкәт, байлык. Дөнья малы – тозлы су: эчкән саен эчәсене китерә. Мәкаль. Дөнья малы, дәрәҗәсе – барсы да ялгандыр ул ---. Ә.Каргалый. Дөнья мәшәкате күрү к. дөнья газабы күрү. Дөнья мәшәкате тату к. дөнья газабы күрү. Дөнья мәшәкате чигү к. дөнья газабы күрү. Дөнья минеке к. дөнья аныкы. Дөнья минеке иде. Бөтен тирә-якта дан тоткан күк бияне узып килү Алмачуар өчен һичкемнең акылына килмәгән бер бәхет иде. Г.Ибраһимов. Дөньяның асты өскә килү 1) Җәмгыятьтә һ.б.ш. ниндидер тәртипсезлекләр, чуалышлар, буталчыклар булу турында. Болай да камил булмаган җәмгыятебездә, гаиләдә рольләр бөтенләй үзгәреп, дөньяның асты өскә килү ихтималы хафаландыра. Ватаным Татарстан; 2) Бик нык тәртипсезлек урнашуга карата әйтелә. Казармага барып керсәм, дөньяның асты өскә килеп бара. Г.Ибраһимов. Дөньяның астын өскә китерү 1) Җәмгыятьтә һ.б.ш. ниндидер тәртипсезлекләр, чуалышлар, буталчыклар тудыру. Көннәрнең берсендә бу җиргә Иблис коллары һөжүм иткәннәр дә, бар дөньяның астын өскә китереп, гүзәллекне таптап-жимереп, үз тәртипләрен урнаштыра башлаганнар. М.Кәбиров; 2) Бик нык, бик каты. Тышта җил, буран дөньяның астын өскә китерерлек булып кузгалган, дулый. Ш.Камал. Килен белән каенана, дөньяның астын өскә китереп, бик каты талаша. Ватаным Татарстан. Дөньяның әчесен-төчесен күрү Тормышның бөтен кыенлыкларын да татыган, кичергән булу. [Гобәйдулла абзый] Дөньяның әчесен-төчесен күп күргән. З.Зәйнуллин. Дөнья рәхәте Нәрсәнең дә булса бик шәп, бик яхшы булуы. [Байлар] Чиксез саран, комсыз, ач күзле, көнче үзләре, мәңгелек суы эчкән кемсәләр кеби кыланып, көн-төн дөнья малын арттыру кайгысында йөриләр, халык файдасы, дин куәте, дөнья рәхәте өчен гамь чигеп, зарарыбызның муҗибе-сәбәбе булган нәрсәләрне төзәтүгә ярдәм вә тырышлык кылганнары күренми. З.Бигиев. Дөнья сөрү к. дөнья көтү. Дөньясын оныту 1) Ниндидер сәбәпләр аркасында бер нәрсә белән дә кызыксынмау, бар нәрсәгә дә битараф булу, онытылып йөрү. Үлеп сусаган кеше су күреп суга капланган кебек, үз-үзен белешмичә, дөньясын онытып, мәхәббәт иркенә бирелде. М.Хәсәнов. Биреште Гыйлемхан, үз-үзен кулдан ычкындырды. Җанын кыршау сыман буарга керешкән аваздан котылыр җай тапмагач, кабаланып, дөньясын онытып, бригадир китереп аударган такталарны бакча якка ташырга кереште. Р.Мөхәммәдиев; 2) Төп эшен онытып, икенче эш белән мәшгуль булу. Газизә кайда? Әнә ул теге якта, кухняда, аш пешерүче хатын янында аңар булыша, сөенеченнән дөньясын оныткан, әнкәсе янына да килми: ашлар әйбәтрәк булсын, ди торгандыр. Ш.Камал. Теләсә көлдерә, теләсә елата, тели икән, дөньяларыңны оныттыра белә иде. Г.Бәширов. Дөнья терәге Нинди дә булса таяныч, өмет-ышаныч. Ир-атның дөнья терәге булуын Рухия кадәр аңлаган кеше бармы икән дөньяда? З.Әһлиева. Дөнья тигезләнү Ниндидер ихтыяҗлар үтәлү, борчу-мәшәкатьләр кимү, тынычлану. Ә хәзер дөнья тигезләнеп бара шикелле... Һәрхәлдә, Гасыйм абзаң ашаган-эчкәнне, Гасыйм абзаң кигәнне һәркем диярлек ашый-эчә дә, кия дә. Ә.Еники. Дөнья тоткасы к. дөнья терәге. Хатыны дуңгыз булып чыккан белән дә бит, дөнья тоткасы ул гынамыни? Г.Бәширов. Дөнья төгәлләнү к. дөнья тигезләнү. Дөнья туарылу Гадәтләнгән тормыш бозылу, яшәүнең тәртибе чуалу. Бер дә Гафият дигәнчә булмады: каяндыр бу аклар килеп чыкты, дөнья туарылды да китте. И.Гази. Дөнья туздыру к. дөнья кубару. Дөнья түгәрәкләнү к. дөнья тигезләнү. Яраткан кешемә кияүгә чыктым, һәм бер елдан көтеп алган сөекле улыбыз Фаил туды. Тормышыбызга ямь өстәлде, дөньялар түгәрәкләнде. Кәеф ничек? Дөнья хәтле к. дөнья кадәр. Дөнья чаклы к. дөнья кадәр |