ДӨМЕКТЕРҮ ф. 1) Үтерү, һәлак итү. Хәлсезләнеп егылган, шулай да һаман торырга маташкан бүрене Уйылданның чукмары тәмам дөмектерде. Н.Мусин. – Менә шушыннан, Гитлерны дөмектереп, безнең авылныкылар гөрләшеп кайтып төшсәләр, менә күр дә тор, Хәдичәбикә түти, менә шулай итеп, тәрәзәдән атылып чыгар идем, – дип, шаркылдап көлә-көлә, ачык тәрәзәгә килде Гөлсем дигәне. Ф.Хөсни. Борын башына биш-алты фашистны дөмектермичә торып, берәүгә дә үләргә рөхсәт юк. И.Гази

2) Юкка чыгару, кая да булса җибәреп, кайтмаслык итү. Репрессия вакытында бик күпләрне дөмектергәннәр

Дөмектерә язу Чак кына дөмектерми калу. Шул тәкелдәвеклеге аркасында, унҗиденче елда аңа яртылаш анархист, яртылаш милләтче, вупшым, диванарак бер егет ияләшеп, үзен дөмектерә язган. К.Нәҗми

Дөмектереп бетерү Барысын да дөмектерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә