ДӨМЕГҮ ф. гади с. 1) Үлү, һәлак булу; юк булу. Сез көтегез безне, сөйгән ярлар, Без кайтырбыз тиздән әйләнеп, Тик дөмексен явыз юлбасарлар, Бергә итәрбез җиңү бәйрәмен. Ш.Маннур. Тик китмәде явыз бер адым да, Яфракларны шартлау селкетте: Партизанның утлы пулясыннан, Канга батып, бандит дөмекте. Ә.Исхак

2) Бик авыр хәлгә юлыгу, харап булу. [Артта калган мәдрәсәдә укучылар:] Ятабыз икән монда дөмегеп!.. «Мөхәммәдия» шәкертләре, даулашып, мәдрәсәгә яңа программа керттергәннәр... Без нәрсә карап ятабыз? Ә.Фәйзи

3) Югалу, юкка чыгу, каядыр югалып тору. [Ишан:] Кая дөмектең, чукрак, кафер, бөтен йортны урлап китсәләр дә сизмәссез. К.Тинчурин. Әтәчләре дә бүген дөмекте, кычкырмый да кычкырмый, көтә-көтә аптырап беттем. Т.Гыйззәт

4) дөмеккере, дөмексен, дөмеккән Каргау, нәфрәт сүзе. Әнкәй мине бер дөмеккән төндә Азап чиксен өчен тапкандыр... Ш.Маннур. Тәрәзәгә яңгыр сибеп яуганы ишетелә. – Көне дә дөмекте, өй түбәмнән үтмәсә ярар иде [ди Гайнавал]. Т.Гыйззәт. Дөмеккән малай, тукта, мин сине... М.Фәйзи

Дөмексен (генә) икән! Зарлану-ачулану сүзе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә