ДӨМБЕРДӘ’Ү ф. 1) «Дөмбер» сыман тавышлар чыгару. Үзләре һау-һайлап кычкыра, кайсы казанга арба кендеге белән сугып, чаң тавышы чыгара; кемдер чуен таба кага, барабан дөмбердәтәләр... М.Хәбибуллин

2) күч. Нәрсәне дә булса бик актив, җанлы, истә калырлык итеп эшләү, башкару. Гомре үткән дөмбердәп, Аккан су күк гөлдердәп... Г.Тукай

Дөмбердәп алу Берникадәр вакыт дөмбердәү

Дөмбердәп бетерү Дөмбердәүдән туктау, тукталу

Дөмбердәп кую Азга гына, бер тапкыр кыска гына дөмбердәү

Дөмбердәп тору Өзлексез дөмбердәү

Дөмберди башлау Дөмбердәргә тотыну

Дөмберди бирү Бернигә карамый дөмбердәвен дәвам итү, һаман дөмбердәү

Дөмберди төшү Бераз дөмбердәү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә