ДӨМБЕРДӘТҮ ф. 1. Дөмбердәгән тавыш чыгарып шаку, шакылдау, кагу. Әллә нинди зур барабаннар кагып, Быргы, торба һәм сыбызгылар кабып, --- Гөрләтеп, чыңгылдатып, дөмбердәтеп, Киттеләр Каф тауны буйлап иңләтеп. Ш.Бабич 2. дөмбердәтеп рәв. мәгъ. күч. сөйл. Бик җанлы, актив рәвештә; тиз арада (эшләү, башкару, оештыру һ.б.ш.) Дөмбердәтә башлау Дөмбердәтергә тотыну Дөмбердәтеп алу Берникадәр, бераз дөмбердәтү Дөмбердәтеп тору Бертуктаусыз яки әледән-әле дөмбердәтү; әле, хәзер, сөйләп торганда дөмбердәтү |