ДӨМБЕЛӘ’Ү ф. Дөмбе белән суккалап, балыкларны ятьмәгә таба куу

Дөмбеләп алу Бераз дөмбеләү. Дөмбеләп алгач, балыкчыларның эшләре җайланды

Дөмбеләп бетерү Бик нык дөмбеләү; сулыкның бер җирен дә калдырмый дөмбеләү, бөтен җирен дөмбеләү; дөмбеләүне тәмамлау. Сулыкның астын-өскә китереп дөмбеләсәләр дә, ятьмәдә балык санаулы гына иде

Дөмбеләп тору Әледән-әле яки бертуктаусыз дөмбеләү. Дөмбеләп тору өчен махсус кеше билгеләделәр

Дөмбеләп чыгу Сулыкның бер җирен дә калдырмый, бөтен җирен рәттән дөмбеләү

Дөмбели башлау Дөмбеләргә тотыну

Дөмбели бирү Бернигә карамый дөмбеләүне дәвам итү, һаман да дөмбеләү

Дөмбели төшү Бераз дөмбеләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә