ДӨМБӘСЛӘ’Ү ф. 1) Кыйнау, нык бәргәләп тукмау. Лапшинның дөньясын туздырырга кирәк. Аннары бүтән авыл байларын дөмбәсләргә мөмкин. Н.Мусин 2) күч. сөйл. Фронтта, гомумән, нинди дә булса сугыш вакытында: көчле һөҗүм ясау, җиңелүгә дучар итү. Дошманны дөмбәсләү Дөмбәсләп алу Тиз генә дөмбәсләү, берникадәр вакыт дөмбәсләү Дөмбәсләп бетерү Бик нык дөмбәсләү Дөмбәсләп ташлау Кинәт, бик нык дөмбәсләү. Бөтен авыл егетләре, җыелып, кунак егетен дөмбәсләп ташладылар Дөмбәсләп тору Еш, әледән-әле дөмбәсләү. Ул, дөмбәсләп торуларына да карамастан, барыбер үзенекен итте Дөмбәсләп чыгу Беркемне дә калдырмау, барысын да рәттән дөмбәсләү Дөмбәсли башлау Дөмбәсләргә керешү. [Гөлләндәм ханым] --- йодрыклары белән Гайнанның аркасын дөмбәсли башлады. Р.Зәйдулла. --- җен-пәриләр, бүтән куркыныч затлар да егетне дөмбәсли башладылар. Р.Сәгъди Дөмбәсли тору Бертуктаусыз дөмбәсләү. Ә немецлар өзлексез дөмбәсли торалар. Г.Бәширов Дөмбәсли төшү Тагын да бераз дөмбәсләү |