ДӨМ кис. 1. Сыйфатларның кайберләре алдында килеп, һәрвакыт басымны үзенә алып, шул сыйфатның артыклык дәрәҗәсен барлыкка китерә (мәс., дөм кара, дөм сукыр, дөм ятим). Өй эчендә безнең кебек качып йөрүчеләрне яшерү өчен махсус әзерләнгән кебек тынычлык: тәрәзә капкачлары һәммәсе дә ябылган, өй эче дөм караңгы. М.Әмир. Инеш артында [урман кырые] дөм кара булып күренә. Г.Гобәй. Дөм ят кешеләр аны [карчыкны] исләреннән чыгармаганнар. С.Сабиров 2. рәв. мәгъ. Кайбер сүзләр янында кулланылып һәм басымны үзенә алып, «бөтенләй, тәмам, тулысынча» дигән мәгънәне белдерә. Урамның ике ягында күзләрен дөм йомып йоклый торган кечкенә-кечкенә өйләр кала. Ф.Хөсни. Комбайнчы Рябов арыш урганда эшкә 2 көн дөм исереп килде. Татарстан яшьләре 3. и. мәгъ. сөйл. Артык караңгылык. Бу дөмдә нәрсә күреп булсын соң? |