ДӨЛДЕЛ и. гар. 1) дини Хәзрәте Гали атланып йөргән качырның исеме. Чәчкә ыргый, баш башына үрмәли, Алла дигәч, мисле дөлдел юргалый... Ш.Бабич 2) миф. Кош кебек оча торган канатлы ат. Музыкада чакыру яңгырады, ә кыз сыны инде атка менгән. Ап-ак дөлделдә ул. Г.Хисамов. Басу капкасын чыгу белән, чыбыркыны сызгыртып, җирән айгырның сыртына берне салган идем, айгырым дөлделдәй оча башлады. Ә.Айдар |