ДӨГЕ и. кыт. 1) Кыяклылар семьялыгыннан, җылы якларда сугарып игелә торган озынчарак ак яки көрән орлыклы башаклы үсемлек. Җәһәннәм эсселеге кеби яндырып-көйдереп торган кояшта, әсирләрнең бәгъзысы печән чапмакта, бәгъзысы, янып-пешеп, арпа урмакта, дөге җыймакта иде. Ш.Мөхәммәдев. Крестьян әнә җир сөрә, икенчеләре таш күмере чыгаралар. Ташкентта – әнә мамык, дөге дигәндәй. А.Әхмәт 2) Шушы үсемлекнең азык буларак кулланыла торган орлыгы. Шул көн безгә ике сажень утын, бер капчык ак он, дүрт кадак атланмай, унбер кадак дөге китерде. Г.Ибраһимов. Порошоклы дару каптырганнан соң, бу сестра, Җамалига сөттә пешкән сыек кына дөге боткасы китереп, аны кашык белән авызына салып-салып ашатты да соңыннан шикәрле чәй эчертте. М.Гали. Ул, ачык чырай белән, арасына сарык ите турап пешергән бер савыт дөгене иренең алдына китереп куя. Э.Касыймов |