ДӨБЕР-ШАТЫР иярт. 1. Бик каты дөбердәп төшкән, көчле дөбердәгән, бәрелгән-сугылган һ.б.ш. тавышларны белдерә. Моңа кадәр тып-тын яткан халык, дөбер-шатыр, урыннарыннан торды. И.Салахов 2. рәв. мәгъ. 1) Көчле дөбердәгән, бәрелгән-сугылган тавышлар чыгарып, каты дөбердәп. Автомобиль әрҗәсендәге утыз тонналы тау, дөбер-шатыр актарылып, җиргә ауды. М.Хөсәен. Өнсез-тынсыз калган халык кинәт кенә дөбер-шатыр иткән тавыштан «дерт» итеп калды – кай арададыр күк йөзен куе кара болытлар өере каплап алган. Н.Мусин. Бөтен дөньясын онытып, кара тиргә батып эшләгәндә, кинәт, породаларны дөбер-шатыр актарып, шахта суы килеп чыкты. И.Гази 2) күч. Бик җитез хәрәкәтләнеп, актив һәм җанлы рәвештә. Авыз суларын агызып, шушы тантаналы минутны көткән малайлар, дөбер-шатыр, табакларга ябырылдылар. И.Гази. Дөбер-шатыр китерде, Барын кырды, җимерде. Ш.Маннур. Дөбер-шатыр эшләп ташлау 3. и. мәгъ. Бик каты дөбердәгән, бәрелгән-сугылган һ.б.ш. тавышлар. Яратам сугышның дөбер-шатырын: әллә ничек, күңелне очындырып җибәрә! И.Гази 4. с. мәгъ. Сикәлтәле, чокырлы-чакырлы. – Шәрифҗан, туктале, мин төшим: бу дөбер-шатыр урамда бөтенләй эчәгеләрсез калырсың, – дип, Якуб арбадан сикереп төште дә җәяү китте. И.Гази |