ДӨБЕРДӘ’Ү ф. 1. 1) «Дөбер» сыман тавышлар чыгару; дөбер-дөбер итү, дөбер-дөбер килү, шакылдау. Вагон тәгәрмәчләре шул музыкага өстәлергә тиешле барабан кебек тигез дөбердиләр. К.Нәҗми. Караңгылыктан, әллә кайлардан эре яңгыр тамчылары бер-бер артлы, дөбердәп, тәрәзәгә бәрелә һәм, гүя, килеп, Мусаның йөрәгенә кадала иделәр. Ш.Камал. Наилә алгы өйдән кер бавы табып чыкканчы, шактый вакыт үтте, тегеләр тагын әүмәкләшеп алдылар бугай, шакылдау, дөбердәү көчәйде. М.Маликова 2) Чокырлы-чакырлы тигезсез юлдан сикергәләп бару. Кырык-илле олау көзге туң юлда дөбердәп, шалтырап, ике авыл арасын үтүгә, аларга тагы шул хәтле үк күршеләре кушыла. Җ.Рәхимов 2. дөбердәп рәв. мәгъ. 1) Яхшы, шәп, уңышлы итеп. Сәүдәләр дөбердәп бара. Г.Иделле 2) Җиңел атлап, бик җитез хәрәкәт итеп. Дөбердәп йөри торган карчыкны да нинди хәлгә китерде бу сугыш. Ә.Камал Дөбердәп алу Берникадәр вакыт (аз гына вакыт аралыгында) дөбердәү. Суыткыч янтая. Дөбердәп ала. Х.Ибраһимов. Күк күкрәү кебек дөбердәп алды да хәзер инде барысы да тынды. С.Поварисов Дөбердәп китү Кинәт дөберди башлау. Шулчак нидер «шап» итеп дөбердәп киткән. Әкият. Кычкырып килгән Газраилдәй ямьсез тавыш дөбердәп китә. М.Гали Дөбердәп кую Кыска вакыт аралыгында, бер тапкыр дөбердәү. Яңгыр чиләкләп коя, Күкләр дөбердәп куя. Р.Вәлиева Дөбердәп тору Берөзлексез дөбердәү; әле, хәзер дөбердәү. --- караңгы күккә җыр-музыка авазлары ашкына, барабан тавышлары дөбердәп тора... Ф.Бәйрәмова Дөбердәп утыру Әле, хәзерге вакытта дөбердәү. Урман арасында, су-камыш янында көн-төн шаулап, дөбердәп утырган тегермән миңа кайчандыр дөньяның иң сихри үзәге булып, туклык һәм бәхет чыганагы булып тоела торган иде. Н.Фәттах Дөберди башлау Дөбердәргә керешү. Болар хәзер ай ярым баралар. Шуннан соң айгыр дөберди башлый, туктатырга куша. Әкият. Нәрсәдер бик каты дөберди башлагач, шофёр егет, юл кырыенарак алып, машинаны туктатты. М.Галиев Дөберди бирү Бернигә карамый дөбердәүне дәвам итү, һаман дөбердәү Дөберди төшү Тагын да дөбердәү |