ДӨБЕРДӘТҮ ф. 1. Дөбердәгән тавыш чыгару, шундый тавыш чыгарып шаку, кагу, шапылдату. Дөп-дөп ишек каккан, юк, ялгыша, ахры, капка дөбердәткән тавышка уянып китте ул. Р.Мөхәммәдиев. Шул ук көннең төнендә, яман дөбердәтеп, өйгә басып керделәр дә, Иргалине атка утыртып, кораллы конвойлар арасына алып, район үзәгенә – Чаллыга алып киттеләр. М.Хәсәнов 2. дөбердәтеп рәв. мәгъ. күч. сөйл. 1) Бик шәп итеп, зурдан кубып. Дөбердәтеп, туй уздыру 2) Үтә җанлы, актив һәм уңышлы төстә. Гарифә, Уйылданның әнисе кебек, касә яки тустаган белән ташып маташмады, бәләкәйрәк мичкәгә салынган балны ашъяулык уртасына дөбердәтеп китерде дә утыртты. Н.Мусин Дөбердәтә башлау Дөбердәтергә тотыну. Бераздан соң ул [лифт] ватылып туктый. Эчтән дөбердәтә башлыйлар. А.Хәмзин. Суфия ханым, уйга чумып, Мөнирәнеке кебек озын бармаклары белән өстәл өстендәге пыялага дөбердәтә башлады. Г.Әпсәләмов Дөбердәтә төшү Тагы да ныграк, катырак дөбердәтү. Ул кире борылып китәргә уйламады да, киресенчә, капканы дөбердәтә төште Дөбердәтеп алу Кыска гына вакыт эчендә дөбердәтү. Ул ишекне тагын бер дөбердәтеп алды Дөбердәтеп тору Өзлексез яки әледән-әле дөбердәтү. Бик ерактагы тракторларның атлар туктагач кына ишетелә башлаган тигезле-тигезсез дөпелдәүләре шул хыялый болыт стеналарына ниндидер серле таяк белән дөбердәтеп торган шикелле булып тоела. Г.Гобәй |