ДӨБЕР, ДӨБЕР-ДӨБЕР иярт. 1. Гөрселдәгән яки шалтырап дөпелдәгән, дөбердәгән һ.б.ш. каты тавышларны белдерә

2. рәв. мәгъ. Шундый тавышлар чыгарып. Якуб аякларын арба кырыеннан салындырып утыргач, арба кузгалып китте: таш җәйгән урам буенча дөбер-дөбер китеп бардылар. И.Гази. Дөбер-дөбер итеп, егетләрнең качканы ишетелә. М.Фәйзи. Дөбер-дөбер килеп, больница каршысына автомашина килеп туктады. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә