ДОШМАННА’РЧА рәв. Дошманнар кебек; бер-беренә дошманлык саклап; яратмыйча, күралмыйча. Әле яңа гына дошманнарча сугышып яткан егетләр кочаклашып аерылыштылар. Р.Батулла. Кичектем һәм, нәтиҗәдә, балаларым мине дошманнарча каршыладылар!.. С.Баттал. Халыкның, алдын-артын уйламыйча, безне туендырып, нигъмәтләндереп торган Җир ананы дошманнарча җәзалавы, ай-һай, бик авыр чирләр булып әйләнеп кайтмагае әле. Татарстан яшьләре |