ДОШМАНЛАШУ ф. Дошман булу, бер-берсен күралмау. Бер карыш җир аркасында Дус, туганнар дошманлаша. Р.Зәкуан Дошманлаша бару Тагы да ныграк дошманлашу Дошманлаша башлау Дошманлашырга тотыну Дошманлаша төшү Бераз дошманлашу Дошманлаша язу Аздан гына дошманлашмый калу. [Җолдас:] Ә мин, карт җүләр, әллә нәрсәләр уйлап бетердем. Шул шикчеллегем аркасында күршем белән дошманлаша яздым. Р.Зәйдулла Дошманлашып бетү Тәмам дошманлашу, дошманлашу дәрәҗәсенә җитү Дошманлашып йөрү Әле, хәзерге вакытта дошманлашкан булу Дошманлашып китү Билгеле бер вакыттан, эш-хәл, вакыйгадан соң, кинәт дошманлашу Дошманлашып тору Гел дошманлашу, әледән-әле дошманлашу |