ДОШМАНЛАШТЫРУ ф. Ике яки берничә як арасында дошманлык хисләре, мөнәсәбәтләре тудыру, араларын бозу. Русия халкын дошманлаштыру була. М.Хәбибуллин. Бөтен Ауропаның, Кастилия, Франция, Англия, Германия, Италия, Балкан илләренең, маҗарларның, урысларның бер генә максаты булырга тиеш: шушы җиңелмәс өч баһадирны үзара дошманлаштыру, аларны зәгыйфьләтү, ул арада көч туплап, Ауропаны, динне саклап калу. Р.Батулла. Бер генә урында да кешеләргә карата тискәре караш, ислам диненең башка диннәрдән өстен булуы, төрле дин вәкилләрен дошманлаштыру нияте, дини сугышка өндәүләрне тапмадым. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә