ДОШМАН и. фар. 1. 1) Кемгә дә булса дошманлык хисе саклаучы, аңа начар мөнәсәбәттә булган кеше. Дошман серемне белмәсен дисәң, дустыңа да сереңне әйтмә. Мәкаль. Дөньяда дус бар, дошман бар. Әйтем. Араларына килеп кергән милиционер аша да Мәрфуга апа дошманына берне «манчырга» өлгерде. З.Хәким 2) Сугышта: каршы як. Юк, дошман илебезне буйсындыра алмаган кебек, сугыш Әлтафи, Гыйззәтуллин, Зарифуллиннарны да җиңә алмады. М.Мәһдиев 3) Зарар, зыян китерә торган нәрсә. Фикерсезлек, битарафлык – дошман 4) тар. Иҗтимагый карашы һәм сыйнфый ягы белән капма-каршы кеше. Соңгы еллардагы үткенләнгән сыйнфый дошманның сугышы безне ут белән су кебек каршы куйса да, миләрнең, йөрәкләрнең юллары тагы бергә кушылып ага башлады бугай. Г.Ибраһимов. Ә менә кичә төнлә үзен, ректорны әйтәм, кулга алганнар, халык дошманы булган ---. И.Салахов 5) күч. Гомумән нинди дә булса каршылык, каршы як турында. Мин дә, теннис ракеткасы тотып, «дошман» каршысына басам, үземне, кулыма кылыч алып, атакага барган кеше итеп сизә башлыйм. М.Юныс 2. с. мәгъ. 1) Дошманлык хисе саклый торган, кемне яки нәрсәне дә булса яратмый, күралмый торган 2) Сугышта: капма-каршы торган. Әтисе дошман әсирләр арасында булсын да, андый кешене кем дип белергә кирәк, әйе. Ф.Яхин 3) Дошманлык хисләре белән сугарылган. Дошман карашлар. Дошман фикерләр 3. рәв. мәгъ. Дошман кебек, дошманнарча. Кызның карашында --- дошман тоту сыман нәрсә сизелә. Ф.Әмирхан |