ДОРФАЛАНУ ф. Дорфалык күрсәтү, тупаслану, тупас кылану

Дорфалана бару Торган саен ныграк дорфалану

Дорфалана башлау Дорфаланырга тотыну

Дорфалана төшү Тагын да дорфалану. Зиләйлә шунда бер елмаеп куйса, ирексездән көлемсерәсә, күңеле дә, теле дә йомшап китәчәк иде дә бит, тик ул тагын да дорфалана төште. М.Маликова

Дорфаланып бетү Бик нык, тәмам дорфалану

Дорфаланып кую Кинәт кенә дорфалык күрсәтү, аз гына дорфалану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә