ДОРФА с. гар. 1. 1) Бик тупас, кырыс мөгамәләле; тәрбиясез, мәгънәсез кыланышлы. Чүти авылы халкы күрер күзгә дорфа, кискенрәк күренсә дә, холыклары белән тәэсирләнүчән, реакциягә җитез, кыю, тәвәккәл халык. Ф.Дунай 2) Ямьсез, тупас (сүз, кыланыш һ.б.ш. турында). Дорфа сүз 2. рәв. мәгъ. Тупас, әдәпсез рәвештә. Көтмәгәндәрәк, әллә ничек шунда, дорфарак килеп чыкты, ахры, аның бу соравы. Р.Мөхәммәдиев. Русчасы чамалы булгангадыр, аның сүзләре бу юлы бермә-бер дорфарак яңгырады. Р.Мөхәммәдиев |