ДО’ПИНГ и. ингл. Организмның физик һәм нерв эшчәнлеген тиз һәм кыска вакытка көчәйтеп җибәрә торган фармокологик яки нинди дә булса башка чара. Әмир, допинг алган спортчы төсле кыюланып, һөҗүмгә күчте. Т.Галиуллин. Әфганда чакта, бер өйрәнгәч, дошман өстенә баруның әллә ние юк. Бигрәк тә эчеп алсаң, шуңа наркотик белән допинг та өстәп җибәрсәң... Н.Әхмәдиев |