ДОҢГЫЛДА’У ф. Каты өслеккә авыр әйбер бәрелеп торудан чыккан, «доң» авазына охшаш өзек-өзек яңгырау Доңгылдап алу Берара, кыска вакыт доңгылдау Доңгылдап җибәрү Кинәт доңгылдый башлау Доңгылдап кую Бер тапкыр доңгылдаган тавыш чыгару Доңгылдап тору Гел-гел, бертуктаусыз доңгылдау Доңгылдый башлау Доңгылдарга керешү Доңгылдый бирү Бернигә карамый доңгылдауны дәвам итү, һаман да доңгылдау Доңгылдый төшү Тагы да көчлерәк яки озаграк доңгылдау |