ДО’МНА и. рус Тимер рудасыннан чуен коя торган шахта миче. Домналар ул, Вулкан уянган күк, Йолдызларга пожар сузалар. Х.Туфан. Хәзергесе көндә Сары Хисмәт Чуен эретә домна мичендә. Ш.Маннур. Бу күзәнәкләр исән килеш Җиргә кайтып җитсә, анда шахталар, домналар, металлургия заводлары кирәксезгә әйләнеп юкка чыгачак. З.Мифтахов |