ДОМКРАТ и. голл. тех. Йөкләрне артык зур булмаган биеклеккә күтәрү җайланмасы. [Павильонны] Нигездән башлап төзесәләр, төзү материалын кран белән өскә күтәреп торырга кирәк булыр иде. Алар аны җирдә җыеп, домкрат белән күтәрттеләр... М.Юныс. Механизатор егетләр аңа [Гыйлемханга] менә дигән ярдәмче домкратларын биреп торды. Р.Мөхәммәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә